ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

29 сентябрьдә "Россия патриотлары" отряды яшь армиячеләре "Шәһәр-ул без!" Ульяновск шәһәренең күпер бистәсе микрорайонының 370 еллыгына багышланган чарада катнаштылар.
 

2019 елның 4 октябрендә АПК өлкәсендә Россиянең иң зур масштаблы вакыйгасы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган агросәнәгать комплексы атнасы старт алды. 
 

2019 елның 4 октябрендә Казанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) һәм Беларусь Республикасы милке буенча Дәүләт комитеты коллегияләренең чираттагы уртак утырышы узды. 

Бүген  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Шушы көннәрдә «Кайбыч РҮХ» ДАССОның шоферы Шакиров Рамил Габдрәшит улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова котлады. Ул аңа сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды, шулай ук нык сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде. Бу көнне шулай ук Рамил Габдрәшит улын Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм аның эш буенча хезмәттәшләре котладылар.

Шимбә көнне, 5 октябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 7 октябрендә Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар декадасына багышланган олы яшьтәге кешеләр өчен Спартакиада үткәрелә. Программада: йөзү, өстәл теннисы, дартс, шашка һәм шахмат. Команда составы-чикләнмәгән! Ярышлар 8 сәгатьтә башлана. 
 

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  ул  Россия  Федерациясе субъектларында  туфракны  известьлауны  башкару  мәсьәләләренә  багышланган  иде.   

 

1 октябрь көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Кубня" агрофирмасы җитәкчесе Валерий Поляков белән берлектә, Мәлки, Чүти, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә булып, өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International