Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек батырлыкка һәм фидакарьлеккә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән тирән хөрмәт йөзеннән, кичә 95 яшь тулган сугыш ветераны Гарифҗан Хөсәеновка юбилей медален тапшырды.
2019 елның 5-6 июнь көннәрендә Щучинск шәһәрендә (Казахстан Республикасы) узган Совет утырышы барышында 2020 елда Казан шәһәрендә (Россия Федерациясе) БДБ илләренең беренче уеннарын уздыру турында Россия инициативасына теләктәшлек күрсәтү турында Карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды
Короновирус турындагы нигезләмә нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алу, волонтерлар тарафыннан коммуналь түләүләр башкарыла. Түләү өлкән кеше акчасы хисабына башкарыла.
Ялгыз өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны: 8(84370)2-10-93.
Шалтыратуларны кабул итү вакыты: эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
22 март көнне Олы Кайбыч авылында яшәүче Вәсилә Газиз кызы Багавиева үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар авыл кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булып эшләде. Алар ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби балаларының, оныкларының игелеген күреп яши.
Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхматуллин котлады, аңа озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.
2020 елның 20 мартында Кайбыч муниципаль районының «Алтын Нива» агрофирмасы язгы кыр эшләре алдыннан 27 берәмлек техникага карау уздырылды.
24 март 2020 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.
Хәзерге вакытта хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәткәрнең хезмәт стажы турындагы мәгълүматны кәгазь хезмәт кенәгәләре урынына электрон рәвештә формалаштыруга акрынлап күчү гамәлгә ашырыла ("Россия Федерациясе Хезмәт кодексына электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында"2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә).
ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра