Кризиска каршы ярдәм чаралары
Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодол территориаль бүлеге 2020 елның 20 маенда эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.
Яңа бакчачыларны без кара карлыган үсентеләрен утырткан чакларында очраттык. Саклагычтан арбаларга төяп чыгарылган үсентеләрне алар алдан әзерләнгән, йомшартылган, уңдырышлы җиргә рәт-рәт утырталар.
18 майдан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бердәм кайнар линия ача. Әлеге кайнар линия ике атна дәвамында көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр барачак.
Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.
Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан хокукларны дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору турында бары тик 0,26% карар чыгарылган. Бу 2020 елның март ае белән чагыштырганда 60% ка кимрәк. Шул ук вакытта гариза бирүчеләрнең берсе дә хокукларны теркәүдән баш тартмады диярлек.
Ел саен дөньяда 15 май көнне иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә-кеше тормышында иң мөһиме. Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек бирә, бер генә җәмгыять дә шуннан башка булмый. Иң бай кеше-бәхетле гаиләле кеше ул!
Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.
Катнашучылар район территориясендә һәм аның составындагы җирлекләрдә коронавирус йогышы барлыкка килүне һәм таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру, килеп туган мәсьәләләр, башка төбәкләрдән килгән затлар белән эшне оештыру турында фикер алыштылар.
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
Кичә «Дубрава» паркында Берлә елгасы ярында 320 кәштан үсентесе утыртылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә
- зур булмаган үсентеләр яхшы кабул ителергә тиеш - җирдә дым җитәрлек, һава торышы да яхшы тора.