ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2022 ел
якшәмбе

СУДА ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ХАЛЫК ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛЕК

ХАЛЫК ӨЧЕН, ГӨМБӘЛӘР БУЕНЧА БЕЛЕШМӘЛЕК


1
июль, 2022 ел
җомга

Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Гарантияле ремонт срогын арттырганда кулланучыга хәтер

Кулланучыларда булган товарлар сатып алганда кулланучылар хокуклары

Интернет-кибеттә аяк киеме сатып алу кагыйдәләре.

Яхшы кофе ничек сайларга


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Халык өчен белешмәлек сак булыгыз, елан

ХАЛЫК ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛЕК

Җәйге көннәрдә ява торган койма яңгырлар еш кына яшенле була. Элек-электән яшен кешенең карашын таң калдыра иде. Явым-төшемнәрдән начар якланган ата-бабаларыбыз койма яңгырлардан бик курка иде. Янгыннар һәм яшен сугудан үлемнәр кешеләргә гел көчле тәэсир ясый иде һәм ясыячак та.

   Бигрәк тә “кинәт баш өстендә” барлыкка килгән яшен көчле тәэсир ясый, туктаусыз күк күкрәгәндә, көчле давыл җиле искәндә һәм кара болытлардан ишеп койма яңгыр яуганда.

   Яшен, ялтыраудан соң күк күкрәве яңгыраган чакта куркыныч. Бу очракта кичекмәстән саклык чараларын күрегез.

Яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре

Яшен суккан вакытта:

·          антеннага, түбә сутөшергеченә, яшен кайтаргычына якын тормагыз;

·          тәрәзәгә якын килмәгез;

·        мөмкин булганча телевизор, радио һәм башка электр-көнкүреш приборларын сүндерегез

 

Авыл җирендә булган чакта:

·        тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен һәм вентиляция юлларын ябыгыз;

·        телефоннан сөйләшмәгез: яшен кайчагында баганалар арасында сузылган чыбыкларга ләгә.

 

Әгәр автомобильдә булган чакта яшен башланса:

·        машинадан чыкмагыз, тәрәзәләрне ябыгыз һәм радио антеннасын төшерегез.

Урманда булган чакта:

·урманның түбән агачлы җирендә качыгыз;

·нарат, имән һәм тирәк кебек югары агачлар янанда тормагыз;

·сулыклар эченнән һәм ярларыннан китегез;

·ярдан, калкулыктан түбәнлеккә китегез.

Ачык урында булган чакта:

·           уйсулыкта, чокырда яки бүтән тирән урында аякларыгызны кочаклап чүгәләгез.

БЕРДӘМ КОТКАРУ ХЕЗМӘТЕ

112

  ЯНГЫНЧЫЛАР                  101     01

  ПОЛИЦИЯ                         102     02

  АШЫГЫЧ ЯРДӘМ            103    03

  ГАЗ ХЕЗМӘТЕ                    104    04


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International