2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки» (Әстерхан шәһәре) , «Волга» (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе), «Волгоград» (Волгоград шәһәре), «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
2024 елдан яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә...
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык»милли проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итүне ачты.
Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты "Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә
Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар. Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен бирелә.
Керемнәрегезне декларацияләргә онытмагыз
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара Федераль салым хезмәте контроль-касса техникасын бөтен җирдә куллануны тәэмин итүгә һәм салым түләүчеләрнең җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү буенча эшчәнлек алып баручы касса чекларын бирүгә юнәлдерелгән «җәмәгать туклануы» проектын гамәлгә ашыруның яңадан башлануы турында хәбәр итә.
«Кадрлар резервы»Республика проектының 15 еллык юбилей сезонына заявка кампаниясе башланды. Татарстан Яшьләр эшләре министры Ренат Садыйков сүзләренчә, 2024 елда проект яшьләр сәясәте өлкәсендә зур команда формалаштыру өчен мәйданчык булачак.
Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесенең Кремль полиция батальоны (аерым) полиция хезмәткәре вазифасында хезмәт итү өчен кандидатлар сайлап ала.