Эш визиты белән Кайбыч районында «Август» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро» идарәче кампаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдинов, шулай ук кампаниянең башкарма директоры Гомәр Закиров булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Август-Кайбыч " җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов белән берлектә алар Ульянково авылында сөт-товар комплексы төзелеше барышы белән таныштылар. Яңа предприятие 3700 фураж башына исәпләнгән булачак.