26 августта Кече Кайбыч авылында «Авыл көне» бәйрәме үткәрелде.
Бу бәйрәмне «кичке сабантуй» диеп атарга була. Бәйрәм ат чабышлары белән башланып китте. Мотоблоклар узышы да, йөгерү буенча марафон да оештырылды. Милли уеннарда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Камаз машинасын сәхнә итеп, авыл үзешчәннәре һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында зур концерт оештырылды. Бу бәйрәмне оештыручылар, спонсорлар авылыбыз егетләре; Галеев Наил һәм Зиннуровлар гаиләсе ( Фәрит, Фәннур, Фәнил) яшел аланда өстәлләр әзерләп, самаварларда чәй кайнатып, кайнар коймак, җиләк- җимеш, зур казанда пылау, хашлама пешереп авылдашларны сыйладылар.