Кече Кайбычта "Кичке уен"

2017 елның 11 августы, җомга

5 нче август көнне Кече Кайбыч авылында "Кичке уен" чарасы гөрләп узды. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Шул ук вакытта авылыбыз халкына кайнар коймак белән мәтрүшкәле чәй өстәле дә әзерләнде. Бәйрәмебездә гармун һәм баян тавышы тынып тормады, аларга кушылып моңлы җырларын җырлаучылар да булды. Шулай ук элек яшәгән авылдашларны искә алып, проектор аша фотосүрәтләре күрсәтелде. Кичке уеныбыз дәртле биюләр белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International