Кичке уен

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

5 август көнне Бәрлебаш күпфункцияле үзәгенең бинасы янында кичке матур һавада "Кичке уен" чарасы үткәрелде. Төрле конкурсларда өлкәннәр дә, балалар да актив катнашты. Уеннарда катнашып, бүләкләр алып, биеп, бер-берсе белән күрешеп вакыт үткәрү күңелле булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International