Кайбыч балалары викторинада катнаштылар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

19 март  конне  Кайбыч районы мөхтәсибәтенең Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Югары Кошман, Мөрәле,  Олы Урсак, Борындык авылларыннан 16 шәкерт Дамир хәзрәт, Айрат хәзрәт һәм Гүзәл ханым  җитәкчелегендә Яшел Үзән районы Бакырчы авылында “Суфия” мәчетендә кунакта булдылар. Суфия мәчете имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт үз ягында урнашкан якын тирә авылларда мәчет каршында дини сабаклар алучы балалар өчен викторина оештырды. Балалар викторинада сорауларга җавап бирделәр һәм яттан Коръән сүрәләре укыдылар.  Чарада Яшел Үзән  районы имам-мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт, Илдар хәзрәт, Гәбдел-Хәким хәзрәт, Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт, Айрат хәзрәт,  укучы балалар, Бакырчы авылы халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты. Безнең районнан барган  шәкертләрнең сигезе бүләкле урыннарга лаек булды. Кайбыч районы мөхтәсибәте «Суфия» мәчете имам-хатыйбы Әнәс хәзрәткә шушы чараны оештыруы өчен һәм безнең район балаларын да әлеге чарага чакыруы өчен олы рәхмәтләрен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International