“Гомернең алтын көзе”

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Кайбыч авыл ял паркында “Гомернең алтын көзе” дип исемләнгән пенсия яшендәге өлкән кешеләр арасында спорт  чаралары узды. Бу чаралар “Парк һәм сквер көннәре”  фестивалена багышланган. Өлкәннәребез шаккаттырдылар: алар төрле спорт уеннарында катнаштылар, викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр. Һава шатрлары начар булуга кармастан бәйрәм рухы хөкем сөрде. Шулай ук Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре "Минем хыялымдагы парк" дип исемләнгән мольбертта рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International