«Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре – чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм тотрыклы социаль-икътисадый курска, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, этникара һәм диниара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга ышанычы ул. Без Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Татарстан командасын» – тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын җибәрәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов .
Татарстан Президенты, сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен яклап федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле эш күрсәтерләр, дип ышаныч белдерде.