Кайбыч районында яңа спорт сезонына старт бирелде

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Яңа уку елы башлану белән спорт сезонына да старт бирелде. 10 сентябрь көнне 17 урта белем бирү мәктәпләреннән 5-9 сыйныф укучылары мини-футбол буенча беренчелектә катнаштылар. Беренче урынны олы Кайбыч мәктәбе командасы, икенче урынны – Иске Чәчкаб мәктәбе командасы, өченче урынны – Олы Урсак мәктәбе командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International