Кайбыч бадминтончылары «Ф. Г. Вәлиев исемендәге Кубок» Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясадылар. Алар 3 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар. Федоровское мәктәбеннән Полина Григорьева, шулай ук Диана Гобәйдуллина һәм Гөлнара Федотова Борындык мәктәбеннән көмеш медальга лаек булдылар. Борындык мәктәбеннән Гүзәл Хәйруллина һәм Адилә Хөснетдинова бу юлы – бронзаны яуладылар.