Галия апа Кайбицкаяның 110 еллык юбилей кичәсе үткәрелде

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

    2016 нчы елның 6 нчы сентябрендә күренекле якташыбыз, театр сәхнәсе йолдызы, опера сандугачы Галия апа Кайбицкаяның  110 еллык юбилей кичәсе үткәрелде. Кичә башланыр алдыннан, бәйрәмебез кунаклары район үзәгендә урнашкан Галия апа Кайбицкая музеенда булдылар. Алар арасында Галия апаның кече улы Эрик Ильяс улы Әүхәдиев, Люция Хөсәен кызы Айдарова, Алла Вячеслав кызы Ожегова, Владимир Дәвлит улы Төхвәтуллин,  Галия апаның оныклары, оныкчыклары, якын туганнары бар иде. Музейдагы очрашудан соң бәйрәм кичәсе Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында дәвам итте. Килгән кунаклар музей һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күргәзмә белән танышканнан соң бәйрәм концерты башланып китте. Концерт районыбыздан чыккан күренекле якташларыбыз Лидия Ахметова, Лена Бичарина, Галиәскәр Камал театры артистлары шулай ук узебезнең кечкенә йолдызчыкларыбыз чыгышы белән бәйләнеп барды. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International