2 сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәткәре Еремеева Нина Филипповна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нина Филипповна Ульянково авылында гомер итә. Бүгенге көнгә аның 7 баласы исән-сау, 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Р. Хәялиев, Ульянково авыл җирлеге башлыгы В. Сундурова, Ульянково ветераннар Советы рәисе Н. Стерякова килделәр. Алар Нина Филипповнага Рәсәй Федерациясе Президентының котлау телеграммасын һәм Район Башлыгының бүләкләрен тапшырдылар.