Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясадылар. Әлеге бәйгедә җиңү яулаган җитәкчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Шевроле Нива” автомашинасы ачкычлары тапшырды. Бу көнне барлыгы 100 машина үзенең хуҗасын тапты. Алар арасында Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигмәтҗанов та бар. Ул җирлекнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше һәм ирешкән уңышлары өчен дипломга лаек булды.