Бүген Белем көне уңаеннан район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Белем көне уңаеннан район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды. Район башлыгы берничә мәктәптә булды. Аның белән Федераль статистика хезмәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Валерий Кандилов та тантаналы линейкаларда катнашты. Быел парта артына 17 гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм 9 филиалларында 1524 укучы утыра, шуларның 133 – беренче сыйныф укучылары. Балаларга мәктәпләрдә уңайлыклар булдырыр өчен Кайбыч районында күп эш башкарыла. Капиталь ремонттан соң үз ишекләрен берьюлы ике гомуми белем бирү оешмаларының филиаллары ачтылар. Педагогларга яңа иҗади уңышлар, укучыларга — укуда җиңүләр, ата-аналарга — сабырлык һәм мәктәп эшләрендә актив катнашуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International