Белем көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның барлык халкына котлауларын җиткерде

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Белем көне – барыбызның уртак бәйрәме ул. Бу көнне без беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, техникум-вузларда укыган елларыбызны хәтердә яңартабыз, укытучыларыбызны, сабакташларыбызны искә алабыз. 1 сентябрь иртәсендә  йөзләгән малайлар-кызлар чәчәк бәйләмнәре белән мәктәпләренә юл тотар. Районыбызның барлык уку йортлары да балаларны кабул итәргә әзер. Анда заманча белем бирү өчен бик күп шартлар тудырылган. Кадерле балалар, һәр мөмкинлектән файдаланып, вакытыгызның минутын да бушка әрәм итмичә тырышып укыгыз, мәктәптән ныклы, төпле белем алып чыгыгыз. Хәзер тормышта үз урыныңны табу өчен һәркемнән  тирән белем, киң мәгълүматлы булу таләп ителә. Педагогларга җаваплы хезмәтләрендә яңа казанышлар, иҗади эзләнүләр, һәркемгә сәламәтлек телим. Белем көне котлы булсын!

А.А. Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International