Биредә яз көннәрендә характерын аеруча күрсәтергә яраткан Гөбенә елгасы аша менә дигән итеп кечкенә күпер төзеп куйганнар. Материаллары ныклы, шуңа да язгы ташкыннар аны агызып китмәс дип ышанасы килә.
– Бу басма-күпер безнең авыл халкы өчен бик кирәк, – диде хат ташучы Надежда Варенова. – Авылыбыз Чувашия Республикасы белән чиктәш, Канашка барырга туры килсә дә, елга аша чыгып, күрше чуваш авылыннан маршрут автобусына утырып китәбез. Зиратыбыз да юк, соңгы юлга озатканда да, басмадан чыгып, Гришинога алып баралар. Басманы агызып киткән чакларда, көймәне эшкә җигәргә туры килә иде. Татарстанда Су саклау зоналары елында төзелгән күпер халыкка озак хезмәт итсен иде.
Әлеге күпер халыктан җыелган үзара салым акчасына сафка баскан.
–Авылларның социаль йөзен үзгәртүдә үзара салым акчасының файдасы зур, – диде Альберт Рәхмәтуллин. – Сез биргән акчаны хөкүмәт дүрт тапкырга арттыра. Быел менә шул акчага күпер төзеттек. Икенче елга да сезнең теләкне күздә тотып, авыл өчен шундый мөһим эш башкарырга кирәк.
Бу күперне район торак коммуналь хуҗалыгы идарәсе төзегән.