Район халкы бөтен Татарстан белән бергә Республика Көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында узды. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлавында республика динамик рәвештә үсә, ә аның белән бергә Кайбыч районы да яңара, аның территориясендә тормышка ашырыла торган уникаль президент программалар авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән, дип билгеләп үтте. Тантанада бик күп бәйрәм чаралары булды. Ат чабышлары, җыр-биюләр, спорт уеннары, салют һәм дискотека, сәүдә нокталары эшләделәр, балалар өчен төрле аттракционнар тәшкил итте. Милли рухта бизәлгән хуҗалык йортлары азык-төлек, бәлеш, уен-көлке, җырлар белән тартып торды.