Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә җылы очрашу узды

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбен төрле елларда тәмамлаган чыгарылышларның очрашулары бик җылы узды. 

Әлеге очрашуга Ләйсән Гобәева, Ландыш Хәйруллина, Язгөл Әбүбәкерова, Камилә Мөбәрәкшина, Рушан Гыйниятуллин, Рамил, Ранис Гаттаровлар, Булат Сибгатов һәм Илсия Хисамова килгән иде. Педагоглары белән бергә төрле хатирәләрне яңарттылар, бәйге-фестивальләрдә чыгыш ясауларын искә алдылар. 2009 елда куйган концертлары вакытында төшерелгән видеороликны да карадылар. Үзләре яраткан уен коралларында, фортепиано, баянда уйнадылар, ә соңыннан бергәләп мәктәп гимнын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International