Җыеннар ни өчен шушы авыл җирлекләрендә дә уза соң? 20 августтан 21 августка каршы төндә безнең районда булган вакыйга барыбызны да тетрәндерде. Кече Мәме авыл кешесе һәм Федоровское авылында яшәүче яшь егет арасында җәйге бер көндә чыккан низаг чак кына зур фаҗигага әйләнми кала. Шушы низагтан соң берникадә вакыт узгач, аларның берсе, үч алырга теләп, зур төркем туплый һәм әллә ничә машина белән Кече Мәме авылына юл тоталар. Кече Мәменең ир-егетләре аларны көрәк, сәнәкләр белән көтеп торган. Бәхеткә, аларны авылның Үзәк урамында Кайбыч полициясе хезмәткәрләре каршы ала. Әмма алар закон сакчыларының законлы таләпләренә буйсынмый һәм полиция хезмәткәренең берсе сигез тапкыр һавага атырга мәҗбүр була. Хокук сакчыларының оператив эш итүе нәтиҗәсендә канлы вакыйга булмый кала. Хәзер авылларда шул вакыйгада катнашучы егетләр, аларның әти-әниләре, авыл халкы катнашында җыеннар уза. Төркемдәгеләр арасында Федоровскоедан балигъ булмаган яшьтәге ике яшүсмер дә бар. 26 августта район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, аларны һәм әниләрен чакырып, Федоровскоеда күчмә утырыш үткәрде. Район прокуроры хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше ачылган һәм тикшерүне республиканың иң оста тикшерүчеләре алып барачак.