Операция барышында полиция хезмәткәрләре хуҗалыкларда, агрофирмаларда авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык – майлау материалларының, запас частьләрнең, авыл хуҗалыгы техникасын саклау урыннарында комплекслы тикшерү үткәрә. Бөртекле культураларны, фуражны, терлек азыгын, авыл хуҗалыгы продукциясен законсыз рәвештә республикадан читкә чыгаруга юл куймау максатында, йөк ташучы автомобильләргә контрольне көчәйтелде, урлашу фактлары ачыкланды, бу хәлне булдырмау өчен максатчан оператив профилактик чаралар үткәрелде.