Волонтерлар ярдәме

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә, Олы Кайбыч авылы волонтер хатын – кызлар ярдәмендә Корбан гәетенә әзерлек йөзеннән намаз залында җыештыру эшләре башкарылды. Мәчетнең икенче катында һәм урам як стеналарын төзекләндерү эшләре әле дәвам итә. Тиздән 23 метр биеклектәге манара да куелачак. Әлеге барлык изге гамәлләрдә ярдәм иткән һәм һәрдаим ярдәм итеп торучы мөселман кардәшләребезгә зур рәхмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International