Районыбызның Мәдәният йортында укытучылар август конференциясенә җыелды.

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Конференция эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнаштылар.

Иң элек пленар утырышта, төп доклад белән, Мәгариф бүлеге начальнигы Ильдар Шакиров чыгыш ясады. Аннан соң укытучылар балаларны ничек тирән белемле итәргә, укыту системасында нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, тәрбия процессын ничек оештырырга, район мәгариф системасын модернизацияләү шартларында яхшы шәхес формалаштыру нидән гыйбарәт, һәм башка сораулар буенча фикер алыштылар. Август киңәшмәсе күңелле мизгелләргә дә бай булды. Укыту һәм тәрбия бирүдә озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем педагоглар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International