Урамда эссе җәй хакимлек итсә дә, районның оешмаларында җаваплы җитәкчеләр һәм эшчеләр ягу сезонына әзерлек белән мәшгуль. Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең киңәшмәсендә дә нәкъ шушы мәсьәлә хакында уртага салып сөйләштеләр. Ягу сезонына әзерлек хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров отчет ясады. Тулаем алганда, районда мәгариф, мәдәният, социаль-көнкүреш объектлары ягу сезонына җитди әзерлек алып барды. Шуңа күрә дә, сәламәтлек саклау, спорт объектлары тулысынча әзер, белем бирү, мәдәният оешмаларында да эшләр төгәлләнеп бара. Тиздән котельняларга хезмәт күрсәтүчеләрне укыту-өйрәтү, белемнәрен яңарту, инструктаж үткәрү планлаштырыла.