Горький тимер юлында “Куркынычсыз тимер юл” айлыгы башланды.
Ай дәвамында ГТЮ хезмәткәрләре аңлату эшләре алып барачак. Балалар өчен аңлаешлы телдә пассажир платформаларында, тимер юлларда булу, вагоннардан төшү һәм менү кагыйдәләре турында сөйләүче белешмәләр таратылыр.
Җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте мәгълүматларына караганда, Горький магистрале тимер юл транспортында иминлекне күтәрү чараларына ел саен зур акчалар сала. Бу суммалар тимер юллар аша җәяүлеләр чыга торган күперләрне, тоннельләрне, пассажир платформаларын төзекләндерүгә, платформаларда иминлек полосаларын буяуга һ.б. максатларга тотыла. Ләкин практика күрсәткәнчә, тимер юллардагы бәхетсезлек очраклары еш кына гражданнарның саксызлыгы аркасында килеп чыга. Горький тимер юлы гражданнарны куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, магистральләрне рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга, тимер юллар янында балаларны караучысыз калдырмаска чакыра.