Яшел Үзән районнында 20 августта “Ага-Базар” республика этнофестивале узды. «Татар авылы» ачык һавадагы татар этнографик музее территориясендә фольклор коллективларының чыгышлары, төрледән-төрле мастер-класслар, кызыклы уеннар һәм ярминкә оештырылды. Безнең районнан бу чарада “Палан” чуваш фольклор ансамбле катнашты.