Кайбычка ике автобус кайтты!

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

19 августта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.  Тантаналы рәвештә  Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов балалар йөртү өчен автобуслар тапшырды. Кайбыч муниципаль район башлыгы А. И. Рәхмәтуллин һәм район Башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы И. А. Шакиров Президент кулыннан ике яңа автобус ачкычларын һәм район укытучылары өчен ноутбук комплектына сертификат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International