Бүген Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында секция эшләде. Секциядә катнашучы мәктәп директорлары, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, методик берләшмәсе җитәкчеләре районның мәгариф системасы актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Эш барышында мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И. А., мәгариф бүлеге методисты Мөхетдинова М. А чыгыш ясадылар.