20 августта район башлыгы учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләре, Республика Көнен үткәрүгә әзерлек, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның нәтиҗәләре турында сүз барды. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендәге, хокук саклау органнары, белем бирү учреждениесе җитәкчеләре чыгыш ясады. Аеруча африка дуңгыз чумасы вирусының районга үтеп керүенә юл куймауга игътибар бирелде