20 августта гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

20 августта гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Хәзерге вакытта төп максат – Африка дуңгыз чумасы вирусының районга үтеп керүенә юл куймау.

Билгеле булганча,  Чуваш Республикасы Порецкий районында үлгән дуңгызда "африка чумасы" дигән диагноз куелган иде. Утырышта, комиссия әгъзаларыннан тыш, авыл җирлекләре башлыклары Кайбыч районы буенча Россия ЭЧКЕ эшләр министрлыгының бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе җитәкчелегендәге штаб төзелде.

Әлеге чир белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Африка чумасын уята торган вирус исә тирә-якта шактый тотрыклы булуы белән куркыныч. Туфракта, тирестә, суытылган иттә ул 100 көннән артыграк, тозланган иттә исә гомумән дә 300 көн дәвамында сакланырга сәләтле. Катырылган иттә исә вирус 15 ел буе “яши”. Сәламәт хайваннар Африка чумасын чирле дуңгызлар һәм аларның үләксәләре белән контактка кергән очракта, шулай ук терлек азыгы, су һәм төрле җиһазлар аша да йоктырырга мөмкин, дип кисәтәләр Россельхознадзор идарәсендә. Шунысы да мөһим, әлеге авыруны эләктергән хайваннарның үлем дәрәҗәсе 100 процент тәшкил итә. Өстәвенә, бу чирдән саклый һәм дәвалый торган чаралар һаман да табылмаган әле. Шул рәвешле, дуңгыз үрчетү фермаларына үтеп кергән вирусның бик зур югалтуларга, шул ук вакытта шактый зур икътисади чыгымнарга китерәчәге сүзсез дә аңлашыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International