Кайбыч районында “Уңыш” оператив-профилактик операциясе бара

2016 елның 20 августы, шимбә

 

Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, алар ашлык, фураж, терлек азыгы урлау фактларына юл куймау, техника, ягулык-майлау материалларының сакланышын тәэмин итү буенча максатчан эш алып бара. Урак вакытында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хөкүмәттән өстәмә бүлеп бирелгән матди һәм акча ресурсларын тиешенчә файдалануны контрольләү, республика чикләренә рөхсәтсез ашлык чыгаруга юл куймау, продукция ташучы автотранспортка постларда контрольне көчәйтү, урып-җыюда катнашучы хуҗалыкларда ришвәтчелекне булдырмау һәм башкаларга зур игътибар бирәләр. 

Полиция хезмәткәрләре ашлык урлауның ике очрагына тап булган. 26 июльдә 11.00-16.00 сәгать аралагында Ульянковода яшәүче ике кеше авылдагы ындыр табагыннан 1418 сумлык 156 килограмм бодай урлый. Бу вакыйгага ике көн кала да әлеге авылда ике кеше ындыр табагыннан 463 килограмм бодай урлаган. Болар буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү алып барыла. 

Зур көч куеп үстерелгән икмәкне саклау барыбызның да уртак эше ул. Дөрес, хокук сакчылары зур комплекслы эш алып бара, әмма алар гына да бөтен район территориясен контрольләп бетерә алмаска мөмкин. Шуңа да законлылыкны тәэмин итүгә һәр кеше үз көчен кертә ала. Андый фактларга тап булсагыз, полициягә хәбәр итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International