Кайбычта урак барышында янгын сүндерүчеләр сакта тора

2016 елның 20 августы, шимбә

Шул максатта урып-җыю техникасы эшләгән кырларда янгын сүндерү машиналары дежур тора. Чүтидән Касыйм Аписов та комбайнчылар белән беррәттән, икмәк язмышы өчен көрәшә. Ул үз авылларындагы ирекле янгын сүндерү хезмәтендә эшли. Хезмәттәше Руздан Гыйззәтов белән чиратлашып, бер көн авылда, бер көн игенче-механизаторлар эшләгән кырда дежур тора.

– Урып-җыю кампания­сендә өченче ел рәттән катнашам. Көннәр хәзерге кебек коры һәм кызу торганда, янгын чыгу куркынычы тагын да арта, – диде Касыйм Аписов. – Комбайнчылар артыннан бер дә калмыйбыз, алар белән бергә кыр­дан-кырга күчеп йөрибез. 

Урып-җыю эшләренә җәлеп ителгән техника да янгын сүндерү таләпләренә нигезләнеп җиһазланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International