20 августта район йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясекнең йомгаклау этабы үтте. 192 балага портфельләр һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды. Чарада район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин катнашты. Ул спонсорларга һәм хәйрия акциясендә катнашкан оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Чара тантаналы рәвештә узды.