Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры боерыгы нигезендә 15 августтан “ Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт бюджет учреждениясенең директоры итеп Гыйниятуллин Фәнис Фәһим улы билгеләнде. 2006 елдан алып шушы көнгә кадәр Ф.Ф. Гыйниятуллин «Татарстан Республикасы Хезмђт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры вазыйфаларын башкарды. Ул Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.