Иннополиста “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум узды

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Иннополис шәһәрендә “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум эшләде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Яшь укытучылар өчен осталык дәресләре үткәрү, “Электрон белем бирү-2016” күргәзмәсен тамаша кылу һәм яңа укытучылар белән остазларның һөнәри очрашуы булды. Көннең икенче яртысында Иннополис университеты каршындагы мәйданда яңа укытучыларны һөнәргә багышлау тантанасы узды Кайбыч районыннан бу форумда Чүти мәктәбе яшь укытучысы Т.Г. Федорова, остаз укытучы А.Ф. Хәмидуллина, яшь укытучылар советы әгъзасы А.А. Акрымов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International