15 августта 2016 елның Иннополис Университетында XXVIII Халыкара информатика буенча олимпиада кысаларында “Мәгарифтә мәгълүмат технологияләре» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР министерство һәм ведомство, база мәктәпләре җитәкчеләре катнашты. Кайбыч районыннан бу чарада Федоровское һәм Чүти мәктәбе директорлары Серяков М. А. һәм Бухарова Л. Г., район мәгариф бүлеге методисты Долматова. Н.Ә., шулай ук информатика укытучылары Гыйльманова Э. Р., Шихов И. В. һәм Губеев С. П. катнаштылар.