16 август көнне Олы Кайбыч авылында ял паркы ачылды. Бу тантанада Илдар Халиков катнашты. ТР Премьер-министрын эш сәфәрендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һ.б. озатып йөрде.
Бу ял паркы республика программасын чынга ашыру нәтиҗәсендә төзелде. А.И. Рәхмәтуллин Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка һәм республикабыз хөкүмәтенә Кайбыч халкы һәм үз исеменнән рәхмәт белдерде. И.Халиков Кайбыч халкын шушындый бөтен уңайлыклары булган, заманча ясалган парк ачылуы белән котлады. Ул республика программалары алдагы елларда эшләячәк дип белдерде.
Премьер-министр “Салават күпере” спорт сәламәтләндерү комплексы белән дә танышты һәм югары бәя бирде.