8-9 августта белем бирү учрежденияляре арасында игълан ителгән яңа уку елына әзерлек буенча смотр-конкурсның комиссиясе эшләде. Ике көн арасында комиссия районның бөтен мәктәпләрендә булды. Комиссия әгъзалары мәктәп яны участогы, бинаның техник һәм санитар торышы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, спорт заллары һәм спорт мәйданчыклары тикшерделәр. Конкурсның нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр 24 августта укытучыларның йомгаклау конференциясендә әйтеләчәк.