Кече Кайбыч авылынды культура йорты капиталь ремонты тәмамлана. Бу объектта ремонт эшләре 2016 елның маенда башланып киткән иде, бу көннәрдә төгалләнү стадиясендә. Тиз арада төзүчеләр түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерлык-техник тәэминат челтәрләрен, өске диварларны ремонтладылар, тимердән койма тоттылар һәм башка бик күп эшләр башкардылар. Ремонт эшләре тулысынча республика бюджетыннан финансланды. Культура хезмәткәрләреннән кала, бу бинада китапханә,телефон станциясе урнашачак