Кайбыч муниципаль районы “Автотехник үзәк” директоры Рифат Газизулла улы Вәлиев Район Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Р.Г. Валиевның 35 елдан артык эш стажы исәпләнә. Соңгы елларда ул Олы Урсак мәктәбе директоры, мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе, ә 2015 елдан алып “Автотехник үзәк” директоры вазыйфаларын башкарды.