Татарстанның бөтен муниципаль районнарында “Республика тасмасы” акциясе старт алды

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның бөтен муниципаль районнарында “Республика тасмасы” акциясе старт алды. “Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, тасмалар өләшәчәк. Бу акциягә Кайбыч муниципаль район активистлары да кушылды. Активистлар яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы рәвешендәге тасмалар өләшеп йөри башлады. Иҗтимагый хәрәкәт активистлары сүзләренә караганда, яшел төс – өмет символы, кызыл төс көч, энергия, куәт, кайвакыт зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бирә. Ә ак төслесе ниятләрнең ак булуын, Татарстан халкының күтәренке кәефен һәм тынычлык, килешеп яшәүгә омтылын символлаштыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International