3 августтан район авыл клубларында үзешчән җырчы Илгиз Насыров гастрольләре башланып китте. Илгиз районыбызда 80-90 нчы елларда яңгыраган җырларны үзенең шәп башкаруы белән танылган. Аның “Офицеры”, “В землянке (Бьется в тесной печурке огонь)” һәм башка җырлары күңелгә үтеп керә. Һәттә бер чыгышыннан соң район башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев “Илгиз, сиңа “Голос” программасына барырга кирәк” – дип тә әйтеп куйган иде. Ләкин ул бу программага барырга булмады, мөгәен, ә менә район тамашачыларын куандырырга уйлаган. Илгиз белән бергә иҗатташ дуслары, район мәдәнят йорты хезмәткәрләре дә чыгыш ясый. Концерт программасында – дәртле биюләр, моңлы җырлар, кызыклы юмористик чыгышлар.