Сезне ял паркында көтеп калабыз!

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Көтеп алган җәйнең соңгы аена аяк бастык. Тиздән кояшлы җылы көннәрне ачы җилләр, салкын яңгырлар алыштырыр. Тәрәз артында карлы җил уйнаганда, кышкы озын кичләрдә күңел узган җәйне сагынып хәтер китабын актарыр. Җәйнең көннәре истә калсын өчен, Олы Кайбыч авылындагы ял паркына килегез. Монда - ягымлы музыка, салкынча җил белән шаян фонтан уйный, исерткеч чәчәк исләре, балалар мәйданчыгы... Дуслар, танышлар белән ял итәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәр шимбә көнне ярымябык мәйданда дискотека оештырыла. Рәхәтләнеп ял итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International