«Бердәм Россия” партиясе яшь гвардиячеләре үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Миләшкәй” балалар бакчасында Хиросима шәһәренә атом бомбасы ташлануга багышланган “Торналар-яшәү символы” дигән чара уздырдылар. Бергәләп бу фаҗыйгага багышланган видеосюжетлар карадылар. Оештыручылар балаларга япон кызы Садако һәм “Ак торналар турында легенда” сөйләделәр. Әлеге чарадан алган кичерешләрдән соң балалар күп төрле сораулар бирделәр.