"Омет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге район социаль яклау бүлеге белән берлектә яшь әти-әниләрне хокукый яктан агарту буенча “түгәрәк өстәл” үткәрде. Түгәрәк өстәл эшендә райн социаль яклау бүлеге башлыгы, пенсия фонды клиентлар хезмәте белгеч-консультанты, матди ярдәм күрсәтү үзәгенең җитәкчесе, Кайбыч районы миграция пункты белгеч-эксперты катнаштылар.