Урак Кайбыч районы лидерларын билгеләде.

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүмәт буенча 8 августка урып-җыю лидерлары билгеләнде.

 «Палессе»(КЗС-1218) комбайннары арасында

Торхеев Алексей Викторович – «А/ф «Подберезье», 9988 центнер;

 «Ньюхолланд» комбайннары арасында

Хабибуллин Харис Хафизович - «А/ф Кубня» ҖЧҖ механизаторы 23357 центнер  ашлык суктырды;

 «Клаас-Тукано» комбайннары арасында,  

Сафиуллин Айрат Рахимуллович – «А/ф Заволжье» ҖЧҖ механизаторы 13120 центнер ашлык суктырды;

 «Клаас-Мега» комбайннары арасында

Лазерев Альберт Георгиевич -  «А/ф Кубня» ҖЧҖ механизаторы 19104 центнер ашлык суктырды;

 «Акрос» комбайннары арасында

Сибгатуллин Васил Равильевич – «А/ф Золотая Нива» ҖЧҖ механизаторы 10896 центнер ашлык суктырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International