8 август көнне район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында А. И. Рәхмәтуллин соңгы ике атна эчендә район тормышына кагылган яңалыклар белән таныштырды, җитәкчеләр алдына яңа бурычлар куйды. Хокук саклау, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында булган вакыйгалар белән тиешле орган җитәкчеләре чыгыш ясады. 2016 -2017 еллар ягулык чорына әзерлек турында Кайбыч районы ашкарма комитет җитәкчесе А. Н.Макаров сөйләде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе белән район Башлыгы ярдәмчесе Ф. Ф. Петухова таныштырып китте.